news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч егетләре лаеклы хезмәт итәргә әзер

Бу язда барлыгы 29 питрәчле хәрби кием киячәк.

(Питрәч, 13 апрель, «Татар-информ», «Алга», Илшат Гайсаров). Питрәч районы хәрби комиссариаты бинасында хәрби хезмәткә призывниклар сайлау комиссиясе эшләде. Бу язда барлыгы 29 питрәчле хәрби кием киячәк, дип яза районның "Алга" газетасы.

Узган атнада район хәрби комиссариатына булачак солдатлар – Ватанны саклаучылар җыелды, монда соңгыдан алдагы комиссия үтте. Комиссия составына район хакимияте, хәрби комиссариат, мәгариф бүлеге, район үзәк хастаханәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, ветераннар советы вәкилләре керде.

– Без районыбыз егетләрен хәрби хезмәткә һәрвакыт тантаналы рәвештә озатабыз, – диде резерв составы рәисе, район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева. – Бу чакырылыш кампаниясе дә искәрмә булмаячак. Озатулар Питрәчнең үзәк мәйданында үтәчәк. Беренче озату 17 апрельгә билгеләнгән инде.

Яшь егетләргә Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүләрен һәм районыбызның лаеклы вәкилләре булуларын раслауларын телим. Егетләрнең әти-әниләренә, туганнарына, сөйгән кызларына түземлек һәм якын кешеләренең исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп алуларын телим.

Осиново бистәсеннән Илназ Фәхретдинов (КАТК филиалы) үзен армиядә хезмәт итәргә әзер дип саный.

– Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим, – диде ул, – мәктәптә укыган чакта өч ел тхэквондо, баскетбол, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Коркачыкта парашюттан да сикерергә өлгердем.

Минем дустым Равил Миргазиянов Самарада хезмәт итә, аның белән язышып торабыз, аның хәрби хезмәт турында фикере яхшы. Без, яшьләр, өчен армиядә алынган күнекмәләр алга таба тормышта һәрчак кирәк булачак.

– Минем абый Григорий узган ел армиядән кайтты, ул Севастопольдә хәрби диңгез флотында хезмәт итте, – диде Керәшен Сәрдәсеннән Артем Мухин. – Менә миңа да Ватан алдындагы бурычымны үтәргә вакыт килеп җитте. Бу турыда абый да, дуслар да сөйләде. Ел бик тиз үтеп китәчәк, сез көтегез генә, ә безгә хезмәт итәргә вакыт. Армиядән кайтканнан соң гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә эшләргә телим.

Шәледән Рәниф Галиәхмәтовның да ике дусты Алмаз Нуриев һәм Азат Җамалиев та Самара өлкәсендә хезмәт итә.

– Без дусларым белән даими аралашып торабыз, – диде Рәниф, алар хәрби хезмәттән канәгать, кем белгән әллә мин дә шул частька эләгермен бәлкем. Хәзер миңа 18 яшь, нефтехимия көллиятенең икенче курсында белем алам. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң укуымны дәвам итәргә һәм “Оргсинтез” заводына эшкә урнашырга телим. Барлык булачак солдатлар кебек үк мин дә хезмәткә әзер, спорт белән шөгыльләнәм, спортның хәрәкәтчән һәм көч таләп итә торган төрләрен яратам.

– Хәрби хезмәткә алыначак барлык 29 егет тә комиссияне уңышлы үтте һәм алар Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә әзер. Һәр призывник район хәрби комиссариатында “Әниеңә чылтырат!” акциясе буенча сим-карталар алачак һәм анда билгеле бер сумма акча салыначак. Шулай ук беренче кирәк-ярак әйберләр, бритва, энә-җепләр һәм башкалар биреләчәк, – диде комиссияне йомгаклап, район хәрби комиссары, подполковник Владимир Гузич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100