news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч егете яшүсмерләр арасында бокс буенча ачык беренчелектә медаль алды

Николай Валуев җиңүчегә истәлекле медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырды.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", "Питрәч"). Питрәчле Никита Мишухин беренче тапкыр Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында бокс буенча ачык беренчелектә катнашып беренче урынны алды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Ярышларга мактаулы кунак булып бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев та килгән иде. Ул җиңүчегә истәлекле медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырды.

Никита Мишухин Казанда "Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә" ике елдан артык шөгыльләнә. Яшь боксчы Андрей һәм Галина Мишухиннар гаиләсенең сигез баласының берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot