news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч егете Россия чемпионатында беренче урын алды

Артур Макаров - Питрәч балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы, өч тапкыр дөнья чемпионы.

Питрәч егете Россия чемпионатында беренче урын алды
pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 28 март, "Татар-информ", "Алга"). Екатеринбургта армрестлинг буенча XXIX Россия чемпионаты үтте. Анда  Россиянең 47 регионыннан дүртйөзләп кул көрәштерүче җыелды. Питрәчле Артур Макаров уң кул белән көрәшүдә беренче урын алды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Ике төр ярыш нәтиҗәләре буенча Артур икенче урында.

Питрәч балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы, өч тапкыр Дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Артур Макаровның тренеры - Россиянең атказанган спорт мастеры һәм атказанган тренеры Сергей Блохин.

news_right_1
news_right_2
news_bot