news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч егете Мәскәүдә Җиңү парадында катнашты

Айдар Цыкунов Балтыйк флоты диңгез җәяүле гаскәрләрнең 336 нчы аерым бригадасында хезмәт итә.

(Питрәч, 11 май, “Татар-информ”, “Алга”, Әхмәт Борнашев). Җиңү көнен бәйрәм итүнең иң төп вакыйгасы ел саен илебез башкаласы Мәскәүдә уза. Әлеге вакыйганы миллионлаган кеше күзәтә. Бу көнне Кызыл мәйданга иртәдән үк зур игътибар бирелә. Быел питрәчлеләр, бигрәк тә кощаклылар Җиңү парадын түземсезләнеп көттеләр. Чөнки Кызыл мәйдан буенча үткән солдатлар рәтендә питрәчле Айдар Цыкунов та бар иде, дип яза район газетасы.

Айдар Цыкунов Кощак мәктәбендә һәм Казан шәһәрендәге 199 нчы мәктәпнең кадетлар классында укыды. Ул армиядә хезмәт итүгә максатчан рәвештә әзерләнде, спорт белән мавыкты, хоккей уйнады, авыл мәдәният йортында сәнгати үзешчәнлек алып барырга да өлгерде, бию белән шөгыльләнде, әти-әнисенә йорт хуҗалыгын алып баруда да актив булышты.

2017 елның көзендә Айдарның хыялы чынга ашты, аны армиягә чакырдылар. Ул Балтыйк флоты диңгез җәяүле гаскәрләрнең 336 нчы аерым бригадасында хезмәт итә. Әле апрель ае башында аның бригадасы Мәскәүгә Җиңү парадына әзерләнергә килде. Аның әти-әнисе, туганнары, дуслары һәм танышлары Балтыйк флотының Кызыл мәйдан буенча үтүләрен дулкынлану һәм горурлык хисләре белән көтеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100