news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч егете иң яхшы гвардиячеләр исемлегенә кергән

Батальон һәм хәрби часть командирларыннан Айдарның әти-әнисенә Рәхмәт хаты килгән.

(Питрәч, 1 сентябрь, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч районы егете Айдар иң яхшы гвардиячеләр арасында, дип хәбәр итә җирле басма.

Эш шунда, күптән түгел батальон һәм хәрби часть командирларыннан улларын яхшы тәрбияләгәннәре өчен Айдарның әти-әнисенә Рәхмәт хаты килде. Айдар Балтыйк флоты диңгез җәяүле гаскәрләрнең 336 нчы аерым бригадасында хезмәт итә. Хатта Айдарның үз хәрби вазифаларын намус белән үтәве, үзенә билгеләнгән бурычларны яхшы башкаруы турында әйтелә.

Моннан тыш, Айдар хәрби укуда зур уңышларга ирешкән һәм Җиңү парадына әзерлектә, аны үткәрүдә иң яхшы гвардиячеләр исемлегенә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot