news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч чаналары җилдән җитез

Питрәчлеләр Мамадышта үткән “SunnyФест” республика креатив чаналар фестивалендә катнашты.

(Питрәч, 2 февраль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчлеләр Мамадышта үткән “SunnyФест” республика креатив чаналар фестивалендә катнашты, дип яза районның "Алга" газетасы.

Фестивальнең конкурс программасына спорт ярышлары һәм иҗади сынаулар, шулай ук шаян конкурслар да кертелгән иде. Алар - коймакларны ашап бетерү һәм атны җигү, креатив чаналарда боз тавыннан шуып төшү, анда тизлек һәм үткән ара исәпкә алынды. Кайберәүләрнең чанасы бу этапны үтә алмаса, ә икенчеләренең чаналары күпләрне шаккатырды.

Питрәч чаналары  республикада иң тиз шуа торган чана дип танылды, Питрәчнең “Бәхет кошы” (“Скорлупино” символикасы белән тематик чана) “Бу кайда күрелгән хәл” номинациясендә җиңүче дипломы алды. Безнең экипажда Елена Лифанова, Миңнур Шәмсетдинов, Данис Таҗиев, Евгений Филиппов, Вадим Ящук иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot