news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч бозында хоккей буенча Татарстан Республикасы көненә багышланган турнир уза

Питрәчтә яңа хоккей сезоны башланды.

(Питрәч, 25 август, “Татар-информ”, "Алга"). Питрәч бозында 2006 елгы егетләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы көненә багышланган турнир уза. Анда алты команда катнаша, дип яза җирле басма.

Турнирны "Ак барс" (Казан) һәм "Сарматы" (Оренбург) командалары ачты, бу уенда казанлылар 9:3 исәбе белән җиңде. Аннары бозга "Пестрецы" һәм "Ягуар" (Кукмара) командалары чыкты. Беренче период 2:2 исәбендә төгәлләнде, икенчедә исә питрәчлеләр инициативаны үз кулларына алдылар һәм 8:3 исәбендә җиңделәр. Питрәч командасының һөҗүмчесе Илья Антонов бу уенда дүрт алка кертте.

Кызганыч, "Сарматы" командасына каршы уенда питрәчлеләр киеренке көрәштә 4:5 исәбенә оттырдылар.
Турнирда "Ак барс" лидер булып бара, аның исәбендә тугыз очко, икенче урында "Сарматы" - 6 очко, "Орлан" (Стәрлетамак, Башкортстан) - 4 очко, Питрәч командасының исәбендә әлегә 3 очко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100