news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен өй сагына алдылар

Россия Тикшерү комитеты “Хезмәт вазифаларыннан үз мәнфәгатьләрендә файдалану” маддәсе буенча җинаять эше ачты.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Суд Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен, җир белән астыртын эшләрдә шикләнеп, өй сагы астына алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Кичә “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, экс-җитәкчене Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган иде.

Хокук сакчылары “Хезмәт вазифаларыннан үз мәнфәгатьләрендә файдалану” маддәсе буенча җинаять эше ачтылар.

Тикшерү фаразлары буенча, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы һәм Питрәч районы башкарма комитеты хезмәткәрләре февральдән апрельгә кадәр җир кишәрлекләрен шәхси торак төзелешенә аукционнардан башка биргәннәр.

Тикшерү фикерләвенчә, түрәләр үзләренең законны читләтеп үтүләрен аңлап, матбугат чараларында төзелеш белән бәйле булмаган җир кишәрлекләре турында белдерү биргән. Төзелеш өчен җир кирәк булган бик күп кеше моңа игътибар итмәгән.

Түрәләр үз “клиентлары” белән сөйләшеп, килешү төзегәндә, төзелеш өчен түгел дигән пунктны алыштырганнар. Нәтиҗәдә, Питрәч районы муниципалитетына зур зыян килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot