news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Районда традицион Уңыш көнендә урак өсте һәм 10 айга нәтиҗәләр ясадылар.

(Питрәч, 1 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Быел аграрийлар өчен уңыш җыеп алу һәм азык хәзерләү сезоны җиңел булмады. Һава шартларына бәйле рәвештә уракка төшү бер айга соңарды, һәм аннан соң да аларны киеренкелектә тотты. Әмма хәзер шуны ышанып әйтергә була, алар барысын да җиңеп чыкты, барысын да булдырды, һәм горурланырлыклары да бар. Традицион Уңыш көнендә урак өсте һәм 10 айга нәтиҗәләр ясадылар, шулай ук иң лаеклыларны – Питрәч авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр, дип яза район газетасы.

– Бүген монда алдынгы механизаторлар, игенчеләр, терлекчеләр җыелды, аларга районыбызның икътисады гына түгел, ә республикабыз, илебезнең азык-төлек иминлеге дә бәйле. Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы Эдуард Дияров. – Быел Питрәч кырларыннан ашлыктан тулаем җыем 96 мең тонна, бөртеклеләрнең гектарыннан уртача уңыш чыгышы 29 центнер тәшкил итте. Кайбер кырларда ул 30 центнердан да артып китте. 10 айда Питрәч хуҗалыкларында 18097 тонна сөт, 28445 тонна ит җитештерелгән. Боларның барысын да сезнең куллар башкарган.

Хуҗалык хезмәтчәннәрен ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм башка кунаклар котлады.

– Һәр сан артында кешеләр, йөзәрләгән сәгать авыр, киеренке, фидакарь хезмәт тора, – дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов. – Бүген без хезмәтләренә тугры калулары, эштә ирешкән уңышлары өчен аларга рәхмәт әйтәбез.

Уңыш көненә 180нән артык авыл хуҗалыгы хезмәтчәне һәм тармак ветераннары чакырылды, аларның 75тән артыгы төрле дәрәҗәдәге бүләкләр – грамота, рәхмәт хатлары, бүләкләр, акчалата премияләр, санаторийларга юлламалар алды.

Әлбәттә инде, беренче булып районда кайчандыр авыл хуҗалыгы үсешендә катнашкан, һәм хәзер дә акыллы киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер торган, тәҗрибәләре белән уртаклашып торучы авыл хуҗалыгы хезмәте ветераннарын бүләкләделәр.

Җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталары белән “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ хезмәткәрләре – механизатор Ильяс Сөнгатуллин һәм машина белән саву операторы Ольга Казачихина, шулай ук “Ак Барс кошчылык комплексы” ҖЧҖ хезмәткәрләре – бройлер цехының 2 нче бүлеге кошчылык белгече Илшат Фәттахов һәм төзелеш цехының балта остасы Михаил Назаров бүләкләнде.

Ольга Казачихина гомере буе туган авылы Белкинода сыер савучы булып эшләгән. Үзенең эшчәнлеген колхозда башлаган, хәзер алдынгы Питрәч хуҗалыгында хезмәт куя.
- Йорттан ерак түгел урнашкан эш булуы яхшы, хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Әлбәттә, эш күп – һәр операторга, уртача алганда, 50 баш сыер туры килә, әмма без эшкә кечкенәдән үк ияләнгән. Хөрмәт итүләре, бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәт.
Елена Арбузова да “Ак Барс Питрәч”тә озак еллар хезмәт куя. Аның сыер савучы булып эшләү тәҗрибәсе дә бар, ә Уңыш көнендә ул бозау караучы буларак терлекләр үстерү һәм симертүдә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен бүләк алды.

Ә бу көнне әлеге эш сөючән, көчле хатын-кызларның тагын бер зур бәйрәме – Әниләр көне. Чөнки алар – хуҗалыкта авыр хезмәтне башкару белән бергә мөһим һәм җаваплы рольне дә алып торалар, алар бит ана да, йорт хуҗабикәсе дә, гаилә учагын саклаучы да.

Бу сезонда җитештерүдә күп кенә югары күрсәткечләргә ирешкән акбарслылар алдынгы урында торалар. Алар чәчү мәйданнары 1500 гектардан арткан хуҗалыклар арасында беренче урында. Аларның 8812 гектар чәчү мәйданыннан тулаем ашлык җыемы 28615 тонна тәшкил иткән, уртача уңыш чыгышы – бер гектардан 32,5 центнер. Бүләкләнгән хуҗалык хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге арасында – “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖнең баш агрономы Николай Кузнецов та бар.

- Баш агроном вазыйфасында беренче елымны эшлим, әмма хуҗалыкка күптәннән – 10 ел элек килдем, - ди Николай. – Бу сезонны, әлбәттә, җиңел дип атап булмый, әмма без барлык бурычларны үтәдек, яхшы уңыш җыйдык. Боларның күбесе безнең эш сөючән коллектив, җайга салынган эш ярдәмендә башкарылды.

Эре хуҗалыклар арасында икенче урында – “Рацин-Шәле” ҖЧҖ, анда уртача уңыш чыгышы – бер гектардан 30,1 центнер тәшкил иткән. Әлеге хуҗалыктан азык әзерләү буенча механизатор, “Ягуар 810” комбайнында 13867 тонна азык әзерләгән Сәлим Исламов лидер буларак бүләккә ия булды.

Хуҗалыклар арасында өченче урында – “Кощак” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе.

Бәйрәмдә урак өсте алдынгылары гына түгел, печән өсте, азык әзерләү буенча механизаторлар, машина йөртүчеләр, үсемлекчеләр, кошчылар һәм терлекчеләр дә бүләкләр алды.

Шулай ук алар өчен республика һәм Питрәч артистлары катнашында концерт программасы куелды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100