Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч атлары Мәскәүдә узачак ярышларда Татарстан данын яклаячак
Питрәч районындагы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкта зур ярышлар өчен атлар әзерләнә.
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Питрәч районында урнашкан “Марсель” фермерлык хуҗалыгында тәрбияләнә торган атларны киләсе елда Мәскәүдә узачак зур спорт ярышларына әзерлиләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хуҗалыкның җитәкчесе Марсель Хәйруллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, “Марсель”дә чиста токымлы 60 ат бар. Аларның әти-әниләре Россиянең төрле төбәкләренән һәм чит илләрдән кайтартылып үрчетелгән.
“Мин Казан ат заводында шактый вакыт эшләдем. Андагы атлар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә чапты. Үз хуҗалыгымдагы атларга да Уфада, Ульяновскида, Мәскәүдә сынау уздыра идем. Хуҗалык булып теркәлгәннән соң, атларны әлегә Татарстанда оештырыла торган ярышларда чаптырам. Икенче елга атларыбызны Мәскәүдә узачак спорт ярышларына алып барырга ниятлибез. Бу эшне быел башкармакчы идек. Әмма ат — машина түгел, ул да ерак юлларда таушала, каушый, авырып китәргә дә мөмкин. Шуңа да 3 яшьлек бер атыбызны икенче елга алып барачакбыз”, - диде Марсель Хәйруллин. Сүз уңаеннан, бүген, ягъни 16 октябрь көнне ат ярышларында Мәскәүдә зур бүләк уйнатылачак. “Марсель” атлары да киләсе елга шундый ярышларга барырга әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз