news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Питер.Татар» порталы Каюм Насыйрига багышланган онлайн-бәйге уздыра

«Питер.Татар» порталы Каюм Насыйрига багышланган онлайн-бәйге уздыра
Фото: © «Татар-информ»

14 февральдә XIX гасырда яшәгән танылган татар галиме, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Бу Татарстан Республикасы өчен дә, бар татар халкы өчен дә бик мөһим юбилей. Шул уңайдан «Питер.Татар» порталы Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторина уздыра.

Викторина якшәмбе көнне, 16 февральдә, сәгать 16:00, татар телендә үткәреләчәк. Җавапларның дөреслеге һәм тизлеге баллар белән бәяләнәчәкләр, иң күп балл җыйган кеше викторина җиңүчесе булачак. Жиңүчегә бүләк итеп Россия Банкының истәлекле көмеш тәнкәсе биреләчәк, диелә «Питер. Татар» порталында.

news_right_1
news_right_2
news_bot