Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Piter.tatar порталы җитәкчесенә «Габдулла Тукайның 135 еллыгына» билгесе тапшырылды
Яңа ел алдыннан Татарстанның Ленинград өлкәсендә һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиллегендә «Piter.tatar» порталы коллективының традицион очрашуы узды. Бу хакта Даими вәкиллек хәбәр итә.
«Piter.tatar» порталының авторы һәм баш мөхәррире Равил Закировка «Габдулла Тукайның 135 еллыгына» истәлек билгесе тапшырылды.
Татарстанның даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Piter.tatar» порталының куелган бурычларын үтәве һәм төбәкнең татар бергәлекләре эшчәнлеген яктыртуы, татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы турындагы чаралары турында мәгълүмат, афиша урнаштыру буенча бердәм мәйданчык булып торуын әйтте.
Шулай ук Санкт-Петербургта «Питер Татар» порталы үрнәгендә татар иҗтимагый оешмаларының мәгълүмат сайтлары, «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте, «Мирас» татар мәдәни үзәге порталы эшли, анда җәмәгатьчелекнең мәдәни тормышының яңалыклары чагыла.
Йомгаклау сүзендә Ренат Вәлиуллин журналистларга төбәктә барган вакыйгаларны оператив яктыртудагы актив эшләре һәм Татарстанның Даими вәкиллеге, татар милли-мәдәни берләшмәләре белән нәтиҗәле мәгълүмати хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм аларга киләчәктә иҗади уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз