news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питбайклар белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы кертергә тәкъдим иттеләр

Питбайклар һәм эндуро электромотоциклларын мопедларга тиңләргә тәкъдим иттеләр, алар белән идарә итү «М» категорияле машина йөртү таныклыгын таләп итә. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка шундый мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий үз мөрәҗәгатендә статистика китерә. Аннан күренгәнчә, 2025 елның беренче алты аенда питбайклар катнашындагы аварияләрдә 10 бала һәлак булган, тагын 235е авыр тән җәрәхәтләре алган. Аның сүзләренчә, мондый һәлакәтләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда - 30,2 процентка, ә шул ук чорда мондый техниканы сату өч тапкыр (5 меңнән 15 мең берәмлеккә кадәр) арткан.

Чернышов искәрткәнчә, бу тренд турында гына түгел, ә проблеманың кискен социаль куркынычка әверелүе хакында да сөйли.

Ул шулай ук мондый транспорт чараларын классификацияләү мәсьәләсенә дә тукталды. Аның фикеренчә, питбайкларны спорт инвентаре дип исәпләү, аларны теркәү, техник тикшерү, иминиятләштерү һәм номер алуны да кертеп, билгеләнгән таләпләрне читләтеп үтәргә мөмкинлек бирә.

Мөрәҗәгатьтә балигъ булмаган балаларның питбайк белән олылардан башка гына идарә итүе ачыкланган очракта техниканы тоткарлау буенча чаралар әзерләү, тыюны бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү, шулай ук кабат яисә тупас рәвештә бозган очракта техниканы конфискацияләү мөмкинлеген карау тәкъдиме дә бар.

Чернышов шулай ук мондый транспорт чараларын балигъ булмаган балаларга ата-аналарның ризалыгыннан башка сатуны тыярга тәкъдим итә.

Моннан тыш, вице-спикер юл йөрү кагыйдәләренә һәм техник регламентларга төгәллек кертү өчен Транспорт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары белән уртак эшчәнлекне максатка ярашлы дип саный. Аерым алганда, ул эндуро һәм питбайкларның статусын билгеләргә, аларны гомуми файдаланудагы юлларда куллануны тыю турында кисәтә торган мәҗбүри маркировка кертү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot