Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^«Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды
^«Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Бүген «Пирамида» күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә әзерлекнең гаять җитди булганлыгы сизелеп тора иде. Тантананы ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.
Аның ихлас йөрәктән яңгыраган теләкләре һәм рәхмәт сүзләре дулкынландыргыч мизгелләр булып истә калды. «Мәркәзебезнең меңъеллыгына бик зурдан әзерләндек, чыгымнар да күп булды. Шуңа да карамастан, мәктәпләр төзелеше сүлпәнләнмәде, уку биналарын яңарту, яңаларын төзү эше туктамады. Яңа ачылган 28 мәктәпнең дә исән-сау эшләп ятуы шуны дәлилли», — диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф өлкәсен яңартуга һәм яңа шартларда яңа фәннәр кертүгә һаман да омтылыш булырга тиешлеге турында сөйләде. «Укытучы дәрәҗәсенең бүгенге тормышта түбән икәнлеген дә яхшы аңлыйбыз, тик киләчәктә җәмәгатьчелек арасында укытучы һөнәре, һичшиксез, күтәрелер һәм иң югары бәягә лаек булыр, без моңа ирешәчәкбез», — дип вәгъдә бирде. Фәрит Мөхәммәтшин чыгышының ахырында Республика президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укыды һәм бүләкләү эшенә кереште. Мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укытучылар сәхнәгә чакырылды. Шуларның кайберләре: Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә«РФның атказанган укытучысы» исеме Казанның Мәскәү районы 387 прогимназия директоры Людмила Гусевага, Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә«ТРның атказанган укытучысы» исеме ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф идарәсе башлыгы Илдар Галиәхмәтовка, Казан шәһәре 8 гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Морозовага һәм башкаларга бирелде.
Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов та залдагы барлык укытучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Министр әйтүенчә, чит илләр белән чагыштырганда, бездә белем бирү системасы күпкә ныграк, бу укытучыларның үз хезмәтләрен намус белән башкаруларына һәм яраткан һөнәрләренә тугры калулары белән аңлатыла. Рәис Шәйхелисламов нотыгын тәмамлаганнан соң, гомуми, һөнәри башлангыч, һөнәри урта һәм югары белем бирү өлкәсендә уңышларга ирешкән укытучыларны тәбрикләде. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры приказы нигезендә 8 хезмәткәр бүләкләнде. Әйтик, «РФ гомуми белем бирүдә мактаулы хезмәткәр» дигән күкрәккә тага торган билге Яр Чаллы шәһәре А.С.Пушкин исемендәге лицейның математика укытучысы Антонина Емельяновага тапшырылды. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры приказы нигезендә 6 укытучыга төрле исемдәге билгеләр бирелде. Республиканың төрле район һәм шәһәр уку йортлары вәкилләре Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булды.
Кичәдә шулай ук укытучылар династиясе вәкилләре белән дә таныштырдылар. Мәсәлән, Хөснетдиновларның гомуми стажын 467 ел тәшкил итә икән, алар нәселеннән 17 кеше үз гомерен укытучылыкка багышлаган. Андыйлар рәтенә чыгышы белән Мамадыш районыннан булган Әхмәтҗановлар нәселен дә кертеп була.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлауда республиканың төрле төбәкләреннән килгән бию коллективлары, Казанның 1нче спорт мәктәбе, А.Алиш исемендәге балалар иҗат үзәге катнашты. Аларның чыгышлары бәйрәмгә нур өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз