news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Пирамида» концертлар залында ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы башланды

«Пирамида» концертлар залында ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы башланды
Гөлүзә Ибраһимова

Казанның «Пирамида» концертлар залында ТМТВ телевизион музыкаль премияләрне тапшыру тантанасы башланды.

Премияләрне тапшыру тантанасы башланыр алдыннан татар эстрадасы артистлары, блогерлар, чараның иганәчеләре кызыл келәмнән узды. Аларны Назлыгөл Сөнгәтова һәм Байбулат каршы алып торды. Кызыл келәмгә беренче кунак атта килде. Ул җырчы Фирүзә булды. Кайбер артистлар эт белән килде.

Концерт өлеше Марат Яруллин чыгышы белән башланды. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сафарова һәм Айрат Ильясов,  Рамил Шәрәфиев һәм Ансу, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева алып бара.

Былтыр премияләрне тапшыру тантанасы Уфада узган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot