news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Пирамида»да Владимир Винокур Татарстан милициясен котлый

Бүген илдә Милиция көне билгеләп үтелә

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан милициясе һөнәри бәйрәмен – Россия милициясе көнен билгеләп үтә.

Шул уңайдан оештырылган концерт программасын ачып, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров залдагы коллегаларын һәм алар аша министрлыкның барлык подразделениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм сәламәтлек, гаиләләрендә һәм хезмәтләрендә уңышлар теләде. Милиция бәйрәменә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Алексей Гусев, Министрлар Кабинеты вәкилләре, республиканың Җәмәгать палатасы һәм коллегиясе әгъзалары кунак булып килүен искәртеп, министр: «Еш кына миңа, ни өчен кешеләр милиция сафларында хезмәт итәргә килә, дигән сорау бирәләр. Мөгаен, романтика, гаделлек хисләре җәлеп итәдер, кемнәрдер гаилә традициясен дәвам итәр өчен яки дуслары,  танышлары үрнәгендә килә. Вакыт үтү белән, бары бер генә сәбәп – үз эшеңә карата хөрмәт һәм хезмәтеңне яратып башкару тормыш мәгънәсенә әйләнә», - диде. Язучы Виктор Конецкийның, беркем дә узган юлны тартып ала алмый, сүзләрен мисалга китереп, министр Ә.Сәфәров, безнең һөнәрдә юлны ахырына кадәр үтәргә, һәрбер адымы өчен оят булмаслык итеп аны намус белән узарга кирәк, дип басым ясап әйтте.

 Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрен зал 1 минут тынлык белән аягүрә басып искә алды. Бәйрәмдә шулай ук милиция ветераннарына да аерым хөрмәт сүзләре әйтелде.

 «Пирамида» сәхнәсендә бер-берсен алыштырып, милиция хезмәткәрләре җыр-музыка өлкәсендә башкару осталыкларын күрсәттеләр, аннары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәгенең «Хорошее настроение» вокаль ансамбле, Яшел Үзән, Әлмәт, Теләче төбәкләреннән сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Программаның икенче өлешен исә Владимир Винокур җитәкчелегендәге Пародия дәүләт театры артистлары басып алды. Аларның Бабкина, Розенбаум, Буйнов, Серов, Агузарова, Сукачев һәм башка бик күп Россия эстрадасы йолдызларына пародияләрен һәм төрле шаян чыгышларын тамашачы алкышларга күмеп, иркенләп ял итте. «Милициягә мин дәүләт югарылыгында хокуклары яклануын һәм чит илләрдәге дәрәҗәдә хезмәт хакы түләнүен телим», - диде аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда В.Винокур уенын-чынын бергә кушып.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100