news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Пирамида"да "Татар моңы" конкурсының гала-концерты бара

Тыңлап туйгысыз җырлар иҗат итегез, диде Римма Ратникова талантларга.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Пирамида" концертлар залында “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова ачып җибәрде. "Һәр конкурсның үз йөзе бар. "Татар моңы" конкурсы да зур эш башкара. Бүгенге гала-концерт ул эшнең айсберг өсте кебек бер өлеше генә", – диде Римма Ратникова. "Казанга килгән өметләрегез аклансын иде. Тыңлап туйгысыз матур җырлар иҗат итегез", – диде ул яшьләргә.

Гала-концертны Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина белән бергә "Ак чәчәкләр" фильмының төп геройларын уйнаган Резеда Сәлахова белән Динар Хөснетдинов та алып барды. Сценарийга Гөлшаһидә белән Мансур образларын кертү гала-концертның темасы белән бәйле – конкурс финалына чыккан яшь башкаручылар татар спектакльләре һәм кинофильмнары кысаларыннан чыгып, аерым башкарыла торган таныш җырларны башкаралар.

Катнашучыларның чыгышларын музыкаль яктан Рәсим Ильясов житәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры бизи.

Искәртеп үтәбез, оештыручылар, лаеклылар табылса, Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премияләрне тапшырырга вәгъдә итә.

Мәгълүмат өчен: “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100