news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Пирамида»да «Созвездие/Йолдызлык-2010» Казан яшьләре фестиваленың Гала-концерты була

Анда мэр Илсур Метшин да катнашачак

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә сәгать кичке 4тә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Созвездие/Йолдызлык-2010» Казан яшьләре фестиваленың Гала-концерты башланачак.

Казан шәһәре мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, шәһәр районнары хакимиятләре тарафыннан оештырыла торган әлеге шәһәр фестивале көннәре быел 15-19 февральда Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә булган иде. 1992 елда шәһәр күләмендә старт алган эстрада сәнгате фестивале, республика җәмәгатьчелеге һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре тарафыннан югары бәяләнеп, 2001 елдан бирле ТР Президенты карамагында уздырыла.

Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, сугыш темасына нисбәтле итеп быел 3 меңнән күбрәк башкаручы үзенең чыгышын тәкъдим итеп караган. Финалга чыгу өчен исә шәһәрнең 165 вокалисты, 45 вокаль һәм 36 хореографик коллективы сәләтен сынаган. Фестивальның «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә җиңүчеләре, «Созвездие/Йолдызлык-2010» республикакүләм яшьләр телевизион фестивалена кемнәр катнашачагы иртәгә «Пирамида»да игълан ителәчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot