news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Пирамида”да фән һәм эшмәкәрлекне хөрмәтләү тантанасы узды
Биредә «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея» республика конкурсның быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Пирамида”да фән һәм эшмәкәрлекне хөрмәтләү тантанасы узды. Биредә «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея» республика конкурсның быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү чарасының ТР Инвестиция-венчур фондының 5 еллык юбилее белән туры килүе тантанага тагын да зуррак төсмер өстәде. Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, “Россия Венчур ярминкәсе” директоры Игорь Гладских катнашты.
“Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” дигән быелгы V республика конкурсына апрельдә старт бирелгән иде. Шул чордан 15 октябрьгә кадәр катнашучылардан конкурска заявкалар кабул ителде. 16 октябрьдән ноябрь ахырына кадәр проектларга экспертиза уздырылды. ТР Инвестиция-венчур фонды белән ТР Фәннәр академиясе уздыра торган бу чараның масштаблары елдан-ел киңәя. 2005 елда конкурска 490 заявка, 2006 елда - 621, 2007 елда -694 эш тәкъдим ителгән булса, узган елгысына 813 заявка алынган. Быел исә 1279 заявка бирелгән булган. Оештыручылар галимнәр, уйлап табучылар, инженер-техник хезмәткәрләр арасында конкурс белән кызыксынуның елдан-ел арта баруын искәртә. Быелгы эшләрне Россиянең 20 дән артык төбәге тәкъдим иткән. Шулай да иң яхшы инновацияле идеяне тәкъдим итүчеләрнең төп өлеше Татарстаннан.
Проектларның яртысыннан артыгы республиканың әйдәп баручы вузларыннан алынган. Алар арасында Казан дәүләт технология, техник университетлары, Казан дәүләт аграр университеты, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе лидерлар рәтендә. Конкурска алынган эшләрнең бер өлешен “Татнефть”, “КАМАЗ”, “Түбән Кама шин”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ кебек сәнәгать лидерлары тәкъдим иткән. Алар, нигездә, нефть, газ, химия һәм нефть эшкәртү сәнәгатенә, авыл хуҗалыгына, нанотехнологияләргә, төзелеш индустриясенә карый. Эксперт комиссиясе соңгы елларда конкурска тәкъдим ителүче эшләрнең сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан үсешен дә билгеләп үтә. Бу проектларны тәкъдим итүче командаларның әзерлеге дә да елдан-ел үзгәрә.
2008 елгы конкурс “Перспектива”, “Яшьләр инновация проекты”, “Старт 1”, “Старт 2”, “Елның иң яхшы ачышы”, “ТР социаль-икътисади үсеше” номинацияләрендә уздырылган иде. Быел исә традицион “Перспектива”, “Елның иң яхшы ачышы”, “ТР социаль-икътисади үсеше” номинацияләренә яңалары – “Инновацияләр старты”, “Наноимпульс”, “Хезмәттәшлек”, “Мәгарифтә инновацияләр”дигәннәре өстәлде. “Перспектива” номинациясе сәләтле укучылар һәм 18 яшькәчә студентлар өчен махсус булдырылган. Анда “ТР мәгариф учреждениеләрендә укучыларның фәнни-техник инновацион проектлары буенча IV республика бәйгесе”ндә катнашучыларның проектлары кабул ителгән. Быел бу номинациядә катнашкан иң яхшы 5 проект авторы Инвестиция-венчур фондының кубоклары һәм 50 шәр мең сум күләмендә акчалата премия алды. “Перспектива” җиңүчеләрен ТР Премьер-министры, Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Хөкүмәт башлыгы белдергәнчә, республиканың киләчәген бездәге интеллект һәм аны үстерү өчен бизнес-инкубаторлар, технопарклар рәвешендә төзелгән инфраструктура билгели. Аның фикеренчә, алга таба конкурентлы өстенлекне тәэмин итәргә кирәк. Моңа бары инновацияләргә нигезләнеп кенә ирешеп булачак. “Узган 5 ел эчендә беренче адымнарны ясадык- инфраструктура төзедек һәм тиешле кадрларны әзерләдек. Бүгенге этапта бу өлкәдә җитди нәтиҗәләр кирәк. Республика өчен иң яхшы илле инновацияле идея конкурсы җиңүчеләре моңа өмет бирә. Сезнең конкурентлыгыгыз- проект-эшләнмәләрегездә”, -дип мөрәҗәгать итте премьер яшьләргә.
“Инновацияләр старты” номинациясендә сайлап алынган иң яхшы 10 проект авторы да 50 шәр мең сум күләмендәге акчалата премия алды. Нанотехнологияләр өлкәсендә гамәлгә ашырылачак инновацияле проектлар авторлары “Наноимпульс” номинациясендә катнашты. Иң яхшы 10 эш тәкъдим итүченең һәрберсе шулай ук 50 шәр мең сум премия белән бүләкләнде. ТР сәнәгать предприятиеләре алдында торган мөһим бурычларны чишүгә юнәлдерелгән проектлар “Хезмәттәшлек” номинациясендә бәяләнде. Биредә “Елның иң яхшы ачышы”, “Мәгарифтә инновацияләр” номинацияләрендәге кебек үк 5 иң яхшы проект билгеләп үтелде. “ТР социаль-икътисади үсеше” номинациясендә иң яхшы 10 проект сайлап алынды. Аларның авторларының барысы да 50 шәр мең сум премиягә лаек булды.
Быел да конкурсны оештыруда катнашкан “АК БАРС” банкы”, “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Связьинвестнефтехим” ААҖ конкурста катнашучыларга үз премияләрен һәм исемле стипендияләрен булдырган. «АК БАРС» банкы 30 ар мең сумлык 10 исемле премия, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ ярты ел дәвамында ай саен 5 әр мең сумлык 10 исемле стипендия, «Связьинвестнефтехим» ААҖ шул ук чорда һәм шул ук суммадагы 10 стипендия бирә. Конкурсның партнеры – “Россия венчур компаниясе” ААҖ аеруча уңышлы 5 проект авторларын Ауропадагы иң эре технопаркларның берсе - София Антиполиска (Франция) юллама белән бүләкләде.
ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов билгеләп үтүенчә, Татарстаннан тәкъдим ителә торган эшләр венчур индустриясен үстерүгә юнәлдерелгән. Бүген республика шул рәвешле илдә лидерлык позициясен саклый. “Россиядә венчур индустриясен үстерүгә исәпләнгән инфраструктура җитәрлек үсмәгән әле. Ә республика Хөкүмәте күптән алга максатлар билгеләп, бу өлкәне үстерү өчен җитди инфрастрктура төзеде. 5 ел алып барылган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, инновацион проектларыбыз Россия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә инвесторлар өчен кызыклы була башлады”, - ди Айнур Әйдельдинов. Инвестиция-венчур фонды бу өлкәдә Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды белән актив эшли. Быел Бөтенроссия инновацияләр конкурсына Идел буе федераль округыннан тәкъдим ителгән 101 проектның 68 е Татарстаннан булган. “Бу факт безнең проектларның үсеш дәрәҗәсе нинди булуны ачык күрсәтә”, - дип белдерде Инвестиция-венчур фонды директоры. Күптән түгел Санкт-Петербургта узган Яшьләрнең II Бөтенроссия инновация Конвентында Татарстанның яшь галиме Марат Мөхәммәдьяров проекты Россиянең иң яхшы 3 инновацияле проекты исемлегенә керде. Ә финалга чыккан икенче татарстанлы - Андрей Грачев проекты исә илнең иң яхшы 12 проектының берсе булган.
Инновацияле проектларның җиңү яулавы гына түгел, аларның коммерцияле продуктка әйләнеп, бизнес буларак үзен күрсәтә алуы да кирәк. Айнур Әйдельдинов белдергәнчә, проектның продуктка әйләнүе 3 елдан 10 елга кадәр вакыт сорый. Инвестиция-венчур фондының 5ел эшләү дәверендә аңа заявка рәвешендә 4 меңгә якын инновацияле проект алынган. Шуларның 113 е бүген сайлап алынып, аларның 50 проценты тәмамлану стадиясендә. Аларның 25 проценты инде бүген конкрет предприятеләргә кулланылышка кертергә әзер. “Әзерлекле кешеләр таба алсак, шушы 113 проект белән дә Татарстанны бөтен дөнья таныта алабыз”, -ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot