Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әпипә» кинокомедиясе татар шоу-бизнесы йолдызларын кино форматында тәкъдим итә
«Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясе 12 ноябрьдән прокатка чыга.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясенең төп тамашачысы шоу-бизнес җырчыларына йөри торган тамашачы булыр дип уйлый әлеге фильмның авторлары. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә журналистларга сөйләделәр.
«Әлеге фильмда төшкән җырчыларның концертларына йөри торган тамашачыны кинотеатрларга китерә алсак, миңа калса, бу уңыш булачак. Бер үк җырчының концертларына кат-кат йөргән тамашачы бар. Хәзер кеше концертлардан туя башлады һәм без аларга яңа формат тәкъдим итәбез», — диде «Әпипә» фильмының режиссеры Илшат Рәхимбай.
«Ягъни, сез белгән йолдызлар, сез яраткан җырлар кино форматында. Бәясе дә концерт бәясе кебек 500 сум түгел, ә 100-150 сум булырга мөмкин, мәсәлән», — дип дәвам итте режиссер.
Ул «Әпипә» фильмының үз чыгымнарын гына каплап калмыйча, дәвамын төшерерлек тә акча җыя алачагына ышана.
«Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясендә татар эстрадасы артистлары Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә» төркеме, «Фәридә-Алсу» дуэты, Алсу Әбелханова, Гөлшат Имамиева, Фирдүс Тямаев һәм Элвин Грей катнашкан. Шулай Тинчурин театры артистлары Резеда Сәләхова белән Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева төшкән.
Галерея: «Әпипә» музыкаль комедиясен прокатка чыгаруга багышланган матбугат конференциясе
«Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясе 12 ноябрьдән прокатка чыга. Ул республиканың барлык кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Башкортстанның кайбер районнары белән дә килешүләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз