news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пиотровский Эрмитажның беренче музей-иярчененең 20 еллыгы уңаеннан Казанга киләчәк

Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский октябрь уртасында Казанга килергә җыена. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ул «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Йосыповлар. Гасырлар аша килгән байлык» дип аталган яңа күргәзмәне ачу тантанасының кунагы булачак.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк язганча, яңа экспозиция проекты илдәге беренче Дәүләт Эрмитажы музей-иярчененең 20 еллыгы уңаеннан Татарстан башкаласы өчен махсус булдырылды: «Эрмитаж – Казан» үзәге 2005 елның 23 августында ачылды.

Күргәзмәнең вернисажы бер үк вакытта музей-иярченне Пиотровский, шулай ук Эрмитажның башка музейлары һәм музей-иярченнәренең коллегалары тарафыннан котлау өчен мәйданчык та булачак.

Кичә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Йосыповлар. Гасырлар аша килгән байлык» күргәзмәсенең беренче экспонатларын урнаштыра башладылар. Дизайнер концепциясе күргәзмә киңлеген Йосыповлар сараена әверелдерүне күздә тота. Күргәзмә 17 октябрьдә ачыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot