Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пионер оешмалары бүген дә кирәк – Илфак Шиһапов
Моннан 95 ел элек пионерлар оешмасына нигез салынган. Танылган продюсер әлеге оешмаларны кайтару яклы.
(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Журналист, продюсер Илфак Шиһапов пионер оешмалары бүген балаларны начар юлдан саклап калырга мөмкин, дигән фикердә. Бу хакта ул бүген В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз Пионерлар оешмасы төзелүгә 95 ел тулу уңаеннан “Intertat.ru” электрон газетасына әйтте.
“Мин бит пионер булдым” дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Менә шундый халәт, кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде ул. Мин аны хәзер дә кирәк дип саныйм. Пионермы ул, исемен үзгәртәләрме, анысы мөһим түгел. Пионер булса да ярый, чөнки “беренче” дигәнне аңлата. Ниндидер төркемдә булу, кемгәдер иярүне хәзер аңлап та бетермиләр инде, ул ягы да бар. Ә шулай да ул бит начарлыкка өйрәтми. Сабый психикасы бик сыгылмалы була, ул вакытта аны яхшыга үгетлиләр икән, кеше күрмәгәндә дә бер изгелек эшләү гадәте аннан соң да кала ул. Миндә ул сыйфат әллә ничә еллар буена барды. Шуңа күрә балаларны берләштерүче тәрбия чарасы буларак, мин анда бернинди начарлык күрмим. Пионер системасындагы тәҗрибәне кулланып, шундый бер оешма төзергә кирәк. Казанда ике үсмернең берсе начар юлда. Шундый оешмалар күпмедер баланы начар юлдан тартып калса да, бик зур эш булыр иде ул”, – диде ул.
Пионер сафына керү өчен тәртибез дә, укуыбыз да үрнәк булырга тиеш, ди ул. "Берәр тәртипсезлек кылсам, пионерга алмаслар да, оятын кая куярмын”, – дигән шөбһәләре булуын да яшермәде Илфак Шиһапов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз