news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме белән бәйле теракт турында эш кузгатылды

Мәскәү төбәгендә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме белән бәйле рәвештә теракт турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.

«Мәскәү төбәгенә пилотсыз очкыч аппаратлары белән массакүләм һөҗүмнәр факты буенча Тикшерү комитетының төп Тикшерү идарәсе тарафыннан «Террорчылык акты» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча эш кузгатылган», – диде ул.

Белгечләр БПЛА һәм шартлаткыч җайланмалар типларын, шулай ук китерелгән зыянның күләмен билгеләячәк, дип билгеләп үтелә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре бер төн эчендә 337 Украина пилотсыз очкычын Россия төбәкләре өстеннән бәреп төшергән. Һөҗүм 2025 елда иң массакүләм булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100