news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, «Тимер» батальоны Татарстан халкына мөрәҗәгать итте

Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләренә һөҗүм иткәннән соң, «Тимер» батальонындагы Татарстан хәрби хезмәткәрләре якташларга мөрәҗәгать яздырган.

«Бу террорчылык акты куркыту өчен эшләнгән, ләкин безне куркытып булмый! Украина нацистларының яу кырында бернинди нәтиҗәләре юк. Без адым саен алга барабыз һәм җиңү безнең якта булачак», - дип хәбәр иттеләр «Тимер» батальоны хәрбиләре.

Искәртик, бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100