news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пилотсыз очкычлар Башкортстандагы «Газпром нефтехим Салават» предприятиесенә һөҗүм иткән

Салават шәһәрендә «Газпром нефтехим Салават» предприятиесенә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

«Самолет тибындагы ике пилотсыз очкыч предприятиегә һөҗүм итте. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Пассив һәм актив сак системалары эшләде. Зыян килү дәрәҗәсен ачыклыйбыз. Хәзер янгынны сүндерәбез, барлык хезмәтләр урында», – дип язган ул телеграм-каналында.

Вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot