Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пилотсыз очкычлар аркасында Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәтенә чикләүләр кертелде
Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта шәһәр администрациясендә хәбәр итәләр.
«Куркынычсызлык максатларында пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә кичекмәстән якындагы ышык урыннарга барырга кирәк», - дип киңәш итәләр шәһәр халкына.
Искәртәбез, бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Әлмәттә БПЛА куркынычы турында игълан итте, элегрәк «Татар-информ» шәһәр урамнарында сиреналар кабызылу турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз