Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пилотсыз очкыч Кырымда мәдәни мирас объектын тулысынча диярлек юкка чыгарган
Украина кораллы көчләренең пилотсыз очкычы «1854–1855 елларда Севастопольне саклау» панормасы бинасына һөҗүм иткән.
Севастополь губернаторы Михаил Развозжаев үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «ТАСС».
«Дошман мәдәни мирас объектына, Герой-шәһәрнең төп символларыннан берсенә һөҗүм итте. Хәлләр чиктән тыш катлаулы: Франц Рубо шедеврының асылда юк ителүе инде хәзер үк билгеле», – дип язган ул.
Биредә Севастопольнең коткару хезмәтеннән һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 83 кеше, 22 берәмлек техника эшләвен дәвам итә. Янгынга 4 нче ранг бирелгән.
- «1854–1855 елларда Севастопольне саклау» панормасы – 1853-1856 елларда Кырым сугышы чорында Севастопольне беренче тапкыр саклауга багышланган музей-панорама. Шәһәрне каһарманнарча саклау һәм азат итү буенча бу гаять зур музей-панорма – рәссам-баталист Франц Алексеевич Рубоның иҗат җимеше. Аны ул Россия хөкүмәтенең рәсми заказ буенча 1901 елда Севастопольне каһарманнарча саклауның 50 еллыгына эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз