news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пилотсыз очкыч һөҗүм итү нәтиҗәсендә милкен югалткан казанлыларга компенсация түләнәчәк

Татарстан башкаласында яшәүчеләргә 2024 елның 21 декабрендә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итү аркасында милкен югалту яки аның зыян күрүенә бәйле рәвештә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары коррупциягә каршы экспертизага тапшырылды.

Беренче чиратта кирәкле милекне өлешчә югалткан очракта компенсация күләме бер кешегә - 78,3 мең, тулысынча югалткан очракта 156,7 мең сум тәшкил итәчәк.

Милектә булган автомобиль транспорты югалган яисә зыян күргән очракта компенсация бәйсез экспертиза билгеләгән зыян суммасы күләмендә түләнә.

Кирәкле акчалар төбәк Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүленәчәк. Бу эш ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнә.

Беренче чиратта кирәкле милекне тулысынча яки өлешчә югалтуга, шулай ук автомобиль транспортын югалтуга яки аның зыян күрүенә бәйле рәвештә финанс ярдәменә мохтаҗ гражданнар исемлеген Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тәкъдим итәчәк.

Узган елның 21 декабрендә Украина пилотсыз очкычлары «Лазурные небеса», «Манхеттен» торак комплексларына, шулай ук Клара Цеткин урамындагы йортка зыян китерде. Тагын бер дрон Кызыл Позиция урамындагы 5 йорт ишегалдына төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot