Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пилотсыз очкыч бүлекчәсендә хезмәт итү өчен контракт төзүчеләр 3,1 миллионга өметләнә ала
Татарстанда пилотсыз очу аппараты бүлекчәләрендә хезмәт итү өчен контракт төзүчеләр илдәге бер тапкыр бирелә торган иң югары түләүләрнең берсен алырга мөмкин - республикада контракт төзүчеләргә аның күләме 3,1 миллион сумга кадәр тәшкил итә.
Түләү ике өлештән тора: республикадан - 2,7 миллион сум, Саклану министрлыгыннан - 400 мең сум.
Контрактникларны еракка һәм якынга оча торган дроннар, коптер тибындагы пилотсыз очкычлар һәм FPV-дроннар белән идарә итү бүлекчәләренә җыялар. Алар «Ланцет», «Орлан», «Элерон», «Герань» дроннары һәм башка заманча пилотсыз очкычлар белән эшләячәк.
Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәнергә һәм РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрне август ахырына кадәр генә көтәләр, чөнки лимит кертелгән - 50дән артык кеше кабул итмиләр.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (беренче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 117 номеры (ТР территориясендә) һәм 8 800 222 59 00 номеры (башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен) буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз