news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пилотсыз "КАМАЗ"лар үсеше өчен 2017 елда 400 млн сумлап акча тоту ниятләнә

Стратегик тәкъдимнәр агентлыгында пилотсызлар базарын формалаштыру буенча махсус төркем төзелгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). "КАМАЗ" пилотсыз йөк машиналары үсеше өчен 2017 елда 400 млн сумлап акча тотарга ниятли. Бу хакта Сочида Россия инвестиция форумы барышында журналистларга компания башлыгы Сергей Когогин җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

" 2017 елда пилотсыз "КАМАЗларга " 400 млн сум тирәсе акча тотачакбыз", - дип җиткергән ул. Әлеге проектны компания үзе финанслый, шуңа да карамастан Россиядә пилотсызлар булдыру белән хөкүмәт үзе дә шөгыльләнә. Илкүләм технология тәкъдимнәре президент программасы кысаларында Стратегик тәкъдимнәр агентлыгында пилотсызлар базарын формалаштыру буенча махсус төркем төзелгән. Анда Мәгариф һәм фән, сәнәгать-сәүдә министрлыклары, Cognitive Technologies IT-корпорация, "Автодора" вәкилләре һәм инвесторлар кергән. Эшче төркемне "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин җитәкли.

Когогин алдан хәбәр итүенчә, пилотсыз автотранспорт үсеше Россиядә 2017 елда инвестицияләр 7 млрд сум тирәсе булачак, шуларның 3,5 млрд сумы бюджеттан һәм шундый ук күләмдә автоҗитештерүчеләрдән - AutoNet эшче төркемендә катнашучылар кертәчәк дип белдергән иде. Россия пилотсызлары глобаль базарга 2025 елда чыгар дип күзаллана.

2015 елда "КАМАЗда" Россиядә беренче булган "КАМАЗ-5350" йөк автомобиле сериясеннән 6х6 шасси белән пилотсыз автомобиль прототибы төзелгән. Ул бирелгән маршрут буенча машина йөртүчедән башка үзлектән эшли. Йөк машинасының ясалма интеллект системасы юл билгеләрен, шул исәптән җәяүлеләр кичүен аера.

Искәртеп үтик, Россия инвестиция форумы 27-28 февраль көннәрендә Сочида уза. Эшлекле форум программасы «Яңа төбәк сәясәте. Үсеш өчен мөмкинлекләр», «Бизнес нәтиҗәлелеген арттыра бару. Үсеш өчен мөмкинлекләр» һәм «Тормыш өчен проектларны гамәлгә кертә барып» дип аталган өч тематик блоктан тора.

Эшлекле программа кысаларында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген көннең икенче яртысында төбәк җитәкчеләре белән «Төбәкләр кереме, аларның салым базасы белән тәэмин ителеше» киңәшмәсен үткәрә. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100