news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пианист Ринат Шакировның фортепьяно кичәсе

Пианист Ринат Шакировның фортепьяно кичәсе

(Санкт-Петербург, 8 февраль, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Санкт-Петербургның М.И.Глинка исемендәге филармониясенең кече залында танылган пианист Ринат Шакировның фортепьяно кичәсе булды. Музыка сөючеләр һәм Р.Шакировның иҗатын хөрмәтләүчеләр кич буена аның Көнбатыш Ауропа композиторларыннан Людвиг ван Бетховенның “Айлы сонатасы”н, Фридерик Шопенның “Ноктюрн де бемоль мажор”ын, мазуркаларын һәм вальсларын виртуозларча уйнавыннан ләззәт табып, рәхәтләнеп тыңлап утырды. Хәзерге заман рус композиторларыннан Сергей Прокофьевның “Ромео һәм Джульетта” балетыннан полонезны башкарды.

Татар һәм рус тамашачысы шулай ук Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты темасына Р.Шакиров тарафыннан язылган сюитаны да бик яратып тыңлый. Күптән түгел бу сюита Мәскәүнең “Композитор” нәшриятында басылып чыкты.

Ринат Сәгыйть улы Шакиров 1962 елда Карагандада туа. 1992 елда ул Санкт-Петербургның Н.А.Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясен тәмамлый. Р.Шакиров – “Geteborg-Art-Sound”, “Ауропа-Азия”, “Петербург көзе” һ.б. халыкара музыкаль фестивальләрдә катнашкан. Ул РФнең Концерт эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Күптән түгел “Санкт-Петербургка – 300 ел” медале белән бүләкләнгән.

Р.Шакировның иҗатын гади музыка сөючеләр генә түгел, ә профессиональ музыкантлар да югары бәяли. Мәсәлән, Санкт-Петербург Композиторлар берлеге рәисе, Санкт-Петербургның Филармония җәмгыяте президенты, күренекле композитор Андрей Петров кичәдә аның турында: “Ринат Шакировны мин үз эшенә мөкиббән киткән пианист буларак беләм. Ул бөтен барлыгы белән иҗат кешесе, музыканы тирәнтен аңлый һәм тамашачы күңелен биләп алып, аны моң дәрьясына күмә”, - диде. Моны ул үз фикере буларак кына җиткереп калмады, ә Р.Шакиров әсәрләрен башкарган бик күп композиторлар исеменнән рәхмәт сүзе буларак та әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot