news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә үлүче россиялеләрнең берсе Зәйдән булган

Гаммәви матбугат чараларында һәлакәтнең 22 гыйнварда җирле вакыт белән 11нче яртыда булганлыгы хәбәр ителгән.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Пхукетта юл-транспорт һәлакәтендә үлүче россияле хатын-кызларның берсе Зәйдән булган. Бу хакта “Новости Заинска” электрон басмасы әлегә ул расланмаса да, булырга мөмкин дип җиткерә.

Юл-транспорт һәлакәте 22 гыйнварда җирле вакыт белән 11нче яртыда булган. Җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешкән. Рус телле “Новости Пхукета” басмасы мәгълүматы буенча, “Ниссан Альмера” җиңел автомобилендә ике россияле хатын-кыз булган. Машина руле артында исә Украина гражданины. Аларның өчесен дә хастаханәгә озатканнар. Машина йөртүче исән калган, ә россияле хатын-кызлар һәлак булган.

Язмада россиялеләрнең исемнәре аталган. Алар: 68 яшьлек Лилия Маликова һәм 67 яшьлек Сәмигуллина (исеме расланмаган). Микроавтобустагылар барысы да исән калган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100