news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ПХИФ-2018дә "Түбән Кама нефть химиясе" компаниясе озак сроклы кредит килешүе төзеде

Бу кредит килешүен имзалау – форумның безнең республика өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә иң күркәм вакыйгасы, диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә «Түбән Кама нефть химиясе» компаниясе 807 млн. евро күләмендә 2032 ел азагына кадәр Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисы ябуы исәбенә озак сроклы кредит килешүе төзеде. Килешүгә «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Дойче Банкның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка төбәкләрендә баш башкарма директоры Ашок Арам (Ashok Aram, CEO EMEA) кул куйды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

Кредиторлар асылда биш банк консорциумыннан гыйбарәт, нигездә алар Германия Федератив Республикасы һәм оешкан Дойче Банк АГ (Deutsche Bank AG) исеменнән эш йөртә. Дойче Банктан гайре кредиторлар арасында – ЮниКредит АГ банкы (UniCredit Bank AG), Байрише Ландесбанк (Bayerische Landesbank), Ландесбанк Баден-Вюртемберг (Landesbank Baden-Wurt- temberg), Германия үзәк кооператив банкы (DZ BANK AG).

Кредит линиясе акчалары Линде АГ белән контрактны финанслауга китәчәк. Әлеге контракт нигезендә «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ елына 600 мең тонна этилен (ЭП-600) куәтле яңа олефин комплексы төзү проектын тормышка ашырачак. 

«Бу кредит килешүен имзалау – форумның безнең республика өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә иң күркәм вакыйгасы. Әлеге кредит хәл ителеше Түбән Камада елына 600 мең тонна этилен куәтле зур җитештерү барлыкка китерәчәк. Бу куәтләрне 2 мәртәбә арттырырга ярдәм итәчәк. Барыгызны да бу вакыйга белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100