news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Чәчкә авыл кибетендә сатучы булып эшләве турында сөйләде

Җырчы Чәчкә авыл кибетендә сатучы булып эшләве турында сөйләде
Фото: Чәчкәнең социаль челтәрләре

Җырчы Чәчкә яшь чагында авыл кибетендә сатучы булып эшләве турында сөйләде. Артистка социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә үз истәлекләре белән уртаклашты.

Чәчкә сүзләренчә, авыл сатучысына берьюлы берничә вазифаны башкарырга туры килгән. Төрле товарлар сату белән бергә, ул йөкче, җыештыручы һәм хисапчы хезмәтен дә үтәгән.

«Һәр кибетнең тылсымлы «бурыч дәфтәре» була! Бездә ул хәзер дә сакланып калган! Бөтен авыл синең белән дус – чөнки тагын кирәгең чыгарга мөмкин бит», – дип язган җырчы.

Чәчкә шулай ук даими тикшерүләрне искә төшерде һәм авыл халкының кибеттә алдан ук заказ бирүләре турында сөйләде. Башта сатып алган әйберләрен пакетка җыйганнар, аннары клубка чыкканда килеп алганнар.

«Тагын күптөрле кызык әйберләр бар әле, алар турында соңрак сөйләрмен», – дип вәгъдә итте артистка.

news_right_1
news_right_2
news_bot