news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Алсу ни өчен спорт белән актив шөгыльләнергә ниятләве турында сөйләде

Җырчы Алсу ни өчен спорт белән актив шөгыльләнергә карар кылуын аңлатты. Ул Казанда уза торган «Яңа дулкын 2026» («Новая волна 2026») халыкара яшь башкаручылар конкурсы кызыл келәмендә журналистларга шулай дип белдерде.

«Спорт белән шөгыльләнү кәефне яхшырта. Спорт белән шөгыльләнгәндә, энергиям арта, кәефем яхшыра, мин күпкә активрак. Һәм дөнья ачык төсләр белән яктырып китә. Күбрәк эшлисе, күп нәрсәгә өлгерәсе килә. Яхшырак күренәсең, көзгедәге сурәтең үзеңә ошый башлый», - диде Алсу.

Җырчы тренер белән алган күнекмәләр нигезендә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнүен әйтте.

«Балалар белән ялда булганда, олы кызым белән бергә шөгыльләндек. Ул спорт белән дус, без аның белән штангалар күтәрдек», – дип искәртте артистка.

Алсу балалары белән диңгез буенда ял иткән һәм шушы көннәрдә генә кайткан.

«Без тагын да якынайдык. Улыбызның юбилеен билгеләп үттек, аңа 10 яшь тулды. Мин әле дә уңай хис-кичерешләр тәэсирендә», - дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot