news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Алсу «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында «Ай, былбылым» җырын башкарды

Җырчы Алсу Абрамова (Сафина) Россия башкаласында узучы 11нче «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумында Ay Yola башкорт төркеме белән берлектә яздырган «Ай, былбылым» җырын башкарды (коллектив графигы тыгыз булу аркасында чарада катнаша алмады).

«Россиядә Халыклар Россия бердәмлеге елында, без, татарлар һәм башкортлар шулай ук берләштек һәм «Ай, былбылым» җырын башкардык. Бу - татар һәм башкорт халык җыры», - диде Алсу.

Җырчы билгеләп үткәнчә, бары тик рус телендә генә эшләүче RU.TV музыкаль каналы беренче тапкыр татар һәм башкорт телләрендә башкарылган җырны күрсәтәчәк.

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты яшьләргә киләчәктә нәрсә эшләргә теләүләрен ачыкларга, белем алырга, ә аннары үзләрен камилләштерү белән шөгыльләнергә киңәш итте.

«Әгәр хоббиең һөнәреңә әверелеп, сиңа табыш китерә башлый икән, шуннан да яхшысы юк», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, Алсу үзенең хыялын тормышка ашырырга һәм җырчы булырга ярдәм иткәне өчен әтисе Ралиф Сафинга рәхмәт белдерде. «Бүгенге көнгә кадәр әти минем иң тугры һәм рәхмәтле фанатым булып кала», - дип билгеләп үтте ул.

Җырчы шулай ук музыкаль карьерасын башлаганда ярдәм иткән остазларына рәхмәт белдерде.

11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Алып баручылар - Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова.

news_right_1
news_right_2
news_bot