Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фирдүс Тямаев һәм Эмиль Гарипов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Иҗтимагый советына керде
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Төбәкара уку үзәге мәйданчыгында быел беренче тапкыр Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Анда узган елдагы уртак эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2026 елга эш планы билгеләнде.
Чарада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Һиалиев, Иҗтимагый совет рәисе, ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Даренков, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы урынбасары Илназ Фәхриев, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгының җинаять-башкару системасында кеше хокукларын саклау буенча ярдәмчесе Андрей Фадеев, җинаять-башкару системасы ветераннары Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча Төбәк бүлеге советы рәисе Рөстәм Корбангалиев, Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
Утырышны пенитенциар ведомство башлыгы Эдуард Һиалиев ачып җибәрде. Үзенең сәламләү сүзендә территориаль орган җитәкчесе 2025 елга кыскача йомгак ясады, утырышта катнашучыларга актив хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде, башкарыла торган эшнең кирәклеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте.

Үз чиратында, Александр Даренков ведомство учреждениеләрендәге балигъ булмаган затлар белән эшләү, шулай ук Иҗтимагый совет составын өлешчә алыштыру мәсьәләләрен күтәрде һәм кандидатуралар тәкъдим итте.
Утырышта катнашучылар бертавыштан яңа әгъзалар кабул итте, алар арасында Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм хоккей буенча халыкара класслы спорт мастеры, Гагарин Кубогы иясе Эмиль Гарипов та бар иде.

Утырыш азагында яңа таныклыклар, шулай ук бүләкләр һәм Иҗтимагый совет исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз