news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петрякста Авыл көне Кино елына багышланды – "Туган як" газетасы

Түбән Новгород өлкәсенең Петрякс халкы "Авыл көне"дә 40 ел элек бу авыл турында төшерелгән фильмны карады.

(Түбән Новгород, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Туган як», Олег Хөсәинов) Түбән Новгород өлкәсенең Пильна районында һәр җирле администрация ел саен “Авыл көне” оештырып килә һәм аның тематикасы Россиядә игълан ителгән елдан чыгып билгеләнә. Быелгысы, әлбәттә, кинога багышланган иде.

Петрякс администрациясендә бу бәйрәм октябрь азагында үтте. Авыл мәдәният йортының тамашачылар залын тутырып килүчеләр бик кызыксынып 1973 елда туган нигезләре Петрякс турында төшерелгән фильмны карады. 40 ел элек биредә тулы тормыш белән яшәгәннәр, киләчәккә якты планнар корганнар, коммунизмга зур өметләр баглап, һәр тармакта, һәр җирдә эш кайнаган. Күмәк хуҗалыклар ул чакта халык тормышында мөһим роль уйнаган: эш биргән, стабиль хезмәт хакы түләгән, авылның инфраструктурасын үстерү максаты белән социаль объектлар төзегән һәм иртәгәсе көнгә канатландырган. Әлеге документаль киноның төп эчтәлеге нәкъ шул турыда иде.

Фильм тәмамланып, сәхнәдә утлар кабынып киткәч, авылдашлары каршына шушы мәдәни чараны алып баручылар Әхмәр Закиров белән Рәйханә Гыйльманова чыктылар, тамашачыларны җылы сәламләделәр һәм олы кунаклар белән таныштырдылар. Алар арасында Пильна районы җирле үзидарә башлыгы Виктор Козлов, хокукый оештыру бүлеге җитәкчесе, “Нур” иҗтимагый оешмасы рәисе Надирә Абдулганиева, мәдәният бүлеге мөдире Наталья Любаева, ветераннар советы президиумы әгъзасы, II рангтагы отставкадагы капитан Әнвәр Саберов, авыл башлыгы Ансар Садретдинов һәм җирле авыл хуҗалыгы рәисе Рафек Хәсәнов бар иде.

Алып баручылар халкыбыз өчен киноның әһәмияте хакында сөйләделәр: “Совет кинематографиясендә тәрбияләнгән берничә буын вәкилләре бүген дә интеллигент юморны, канатлы гыйбарәләрне һәм киң сәләтле актерларны сагынып искә ала”, – диделәр.

Чынлап та, кино – ул безнең тормыш. 85 ел эчендә идеологик фикер тудыручы, гомум кешелеклелек сыйфатларын гәүдәләндерүче чыганак булып торды, ләкин, кызганычка, бүгенгесе турында шулай дип әйтә алмыйбыз.

Иң беренче булып сәхнәгә Петряксның яшь таланты Диләрә Гыйльманова чыкты һәм күпләргә таныш булган “Мама для мамонтенка” мультфильмыннан җыр башкарды. Популярлаша барган “Гүзәл” хоры коллективы залда утыручы күп санлы өлкән буын авылдашларына багышлап, “Язмыш” җырын бүләк итте. Алар концерт барышында тагын берничә мәртәбә сәхнәгә чыкты һәм рус телендә дә оста җырлады. Роза апа Садретдинова музыкасыз-нисез күпләргә таныш булган рус җырлары белән чыгыш ясады. Шамил ага Алимов, Ринат Гыйльманов белән Ринат Аляутдинов, Фәридә–Регина дуэты да кинолардан бик тә таныш җырларны искиткеч оста башкарып чыктылар, шул рәттән алар татар җырларын да җанга үтеп керерлек итеп җырлады. Өч Ринат (Измайлов, Аляутдинов, Гыйльманов) “Песня остаётся с человеком” җырын башкардылар.

Билгеле, бу көнне Петрякс сәхнәсендә җырлап кына калмадылар, аяк тибеп биеделәр дә, гыйбрәт алырлык сәхнә күренешләре дә тәкъдим иттеләр. Авыл үзешчәннәре “Әбиләргә тагын ни җитми” спектаклен уйнаганда Ринат Аляутдиновның “Бер елганың ике ярында” дигән җыры үтә дә зәвыклылык өстәде – картлар йортындагы күренешне күңел аша үткәрергә ярдәм итте.

Петрякста авыл көне чын-чынлап әйбәт, зур оешканлык белән узды. Моны ахырдан сәхнәгә күтәрелүче олы кунаклар да ассызыклап  үтте. Алар авыл активына һәм үзешчәннәргә олы рәхмәтләрен әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100