news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петрозаводскида Татар мәдәнияте көне уздырыла

Аны “Чулпан” татар мәдәнияте җәмгыяте, китапханәчеләр белән берлектә, оештыра

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 19 ноябрь көнне Карелия Милли китапханәсендә “Чулпан” татар мәдәнияте җәмгыяте Татар мәдәнияте көне уздыра.

Китапханәчеләр белән берлектә үткәреләсе чарада Татарстан Республикасы тарафыннан бүләк итеп бирелгән китаплардан күргәзмә оештырыла. Карелия музыкаль театры артистлары Эльвина Муллина, Чыңгыз Кадыйров, Ринат Чуганаев, “Фиеерия” заманча бию ансамбле чыгышлары, “Казань уходящая” фильмын тәкъдим итү, татар милли костюмнарын күрсәтү ниятләнә, диелә китапханәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot