news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петропавловскида татар яшьләре белән очрашу узды

Петропавловскида татар яшьләре белән очрашу узды
Фото: tatar-congress.org

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов Петропавловск шәһәрендә узучы Казахстан Республикасы Сабан туена килгән татар яшьләренең бер өлеше белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яшьләр үзләре, эшчәнлекләре һәм кызыксынулары турында сөйләделәр, Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары һәм төрле төбәкләрдә яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән таныштылар. Шулай ук киләчәктә хезмәттәшлек итү, уртак чаралар үткәрү һәм татар яшьләре арасындагы элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар.

Очрашуда Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Булат Ибраһим да катнашты. Ул үзенең иҗаты турында сөйләде һәм яшьләргә шигырьләрен укыды.

Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot