Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петропавловскида татар шагыйре Тукай истәлегенә сквер барлыкка киләчәк
Петропавловскида яңа сквер барлыкка киләчәк. Аны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлыйлар. Монда әдипнең бюстын урнаштырачаклар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аны ачу тантанасы Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана һәм Qyzyljar Sabantui-2026 зур фестивале программасына кертеләчәк. Ул 25-26 июльдә Петропавловскида узачак. Шәһәр масштаблы мәдәни форум мәйданчыгына әвереләчәк. Милли уеннар, концертлар, күргәзмәләр һәм татар ризыклары белән гастрономия бәйрәмен оештыру күзаллана. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
2026 ел татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Аның иҗаты милли мәдәниятнең нигезе булып тора һәм, тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, Магжан Жумабаевка да йогынты ясый. Сүз остасының шигырьләре Казахстан шагыйрен милли уяну идеяләренә рухландырган. Нәкъ менә шуңа күрә сквер өчен урын символик рәвештә сайланган — Магжан исемендәге үзәк янында.
Сквер үзе үзгәрә башлады инде. Төзекләндерү кысаларында биредә беренче агачлар утыртылган. Алда — кече архитектура формаларын урнаштыру һәм әйләнә-тирәдәге йортларның фасадларын яңарту планлаштырыла
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз