Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петропавловскида «Ак калфак» берлегенең роленә багышланган түгәрәк өстәл узды
Петропавловск шәһәрендә Казахстан халкының дуслык йорты бинасында «Ак калфак» татар һәм башкорт хатын-кызлары берлегенең милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм гаилә институтын ныгытуда тоткан роле» темасына түгәрәк өстәл утырышы үтте. Чарада милләттәшләребезнең рухи мирасны саклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуның мәртәбәле кунаклары арасында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, шулай ук Казахстандагы «Ак калфак» татар һәм башкорт хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Җәннәт (Яннат) Низаметдинова бар иде. Алар белән бергә фикер алышуда җирле аксакаллар, яшьләр оешмалары вәкилләре һәм күпсанлы активист ханымнар катнашты.
Кадрия Идрисова үз чыгышында глобальләшү шартларында милли кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыруның әһәмиятен ассызыклады. Ул Казахстанда яшәүче татарларның телне, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауда күрсәткән үрнәген югары бәяләде.
Җәннәт Низаметдинова исә Казахстандагы берлек эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда оешма яшь буын белән эшне көчәйткән. Түгәрәк өстәл барышында шулай ук гаиләдә өлкән буынның роле, милли киемне популярлаштыру һәм яшьләрне милли тормышка җәлеп итү механизмнары тикшерелде.
Чара ахырында катнашучылар мондый очрашуларны традициягә кертү кирәклеген билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз