news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Петропавловск шәһәрендә "Нәни татар кызы"н ачыклаганнар
Бәйге "Дуслык" милли-мәдәни үзәге тарафыннан икенче тапкыр үткәрелгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә, 24 ноябрь көнне, Казахстанның Петропавловск шәһәрендә "Нәни татар кызы"н ачыклаганнар. Бәйге хакында чараны оештыручы "Дуслык" татар-башкорт мәдәни үзәге хәбәр итә.
Бәйге "Дуслык" милли-мәдәни үзәге тарафыннан икенче тапкыр үткәрелгән.
Конкурста 5-10 яшьлек кызлар катнашкан. Узган елдагыда кебек үк, быел да катнашучылар жюрига иҗади сәләтләрен, сәхнәдә үзләрен тота белүне, тапкырлыкларын, аш-суга осталыкларын күрсәткән.
Бәйгенең максаты - татар халкы гореф-гадәтләре, йолаларын саклау, татар мәдәниятен, этносын, телен үстерү һәм милли ризыкларны, татар халкы тарихын яшь буынга җиткерү, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2