news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петропавловск шәһәрендә Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты уза

Петропавловск шәһәрендә Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты уза
Фото: tatar-congress.org

Петропавловск шәһәрендә Сабантуйга багышланган Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелган кунакларны Төньяк Казахстан өлкәсе акимы урынбасары Жусуп Жумагулов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

Үз чыгышында Васил Шәйразыев Казахстан халкына, анда яшәүче татарларга рәхмәт сүзләре җиткерде. «Соңгы елларда еш кына сезнең күрше Омск җирендә зурлап татар бәйрәмнәрен үткәргәндә Казахстанда да шулай зурлап Сабантуйлар үткәрсәк иде дип хыяллана идек. Менә, ниһаять, хыялларыбыз тормышка ашты», – дип билгеләп үтте ул. Казахстанда яшәүче татарлар белән соклануларын белдерде, кайда гына яшәсәгез дә, татар булуыгызны онытмагыз, татарлыгыгызны саклагыз, дип теләде.

Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасының сәнгать осталары концертын карарга теләүче тамашачыларның бик күп булуын, залның тулуын билгеләп үтте. Алдагы елларда 2-3 концерт оештыру җаен карарбыз, дип вәгъдә бирде. Концерт номерларына күчкәнче ул тамашачылардан «Әниемә» җырын күмәкләп җырлатты.

Концертта Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Базарбай Бикчәнтәев, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Татарстан Республикасының Җыр һәм бию ансамбле, «Агыйдел» ансамбле, «Риваять «ансамбле, шулай ук Казахстан Республикасы артистлары катнаша. Чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов алып баралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot