news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петропавловск шәһәрендә Сабантуйда Казахстанның 12 өлкәсеннән милләттәшләребез катнаша

Петропавловск шәһәрендә Сабантуйда Казахстанның 12 өлкәсеннән милләттәшләребез катнаша
Фото: tatar-congress.org

Бүген Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Сабантуй чаралары башлана. Бәйрәмне оештыру комитеты чара узачак мәйданнарны тагын бер тапкыр карап, соңгы әзерлек эшләрен тикшереп чыкты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Оештыру комитеты очрашуы вакытында Казахстандагы татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфик Кәримов быел Сабантуйда Казахстанның 12 өлкәсеннән милләттәшләребез катнашачак, дип белдерде. Кунаклар Астана, Алмата, Караганда, Кокшетау, Актүбә, Уральск, Кызыл Орда, Тараз, Костанай, Семей, Павлодар, Петропавловск шәһәрләреннән киләчәк.

Шулай ук Россиянең Омск һәм Курган өлкәләреннән делегацияләр көтелә. Иң зур делегация Татарстанныкы булачак.

Быелгы Сабантуй Төньяк Казахстан өлкәсенең төзелүенә 90 ел уңааеннан үткәрелүче чаралар исемлегенә дә кертелгән. Ул ике халыкның – казахларның һәм татарларның туганлык, дуслык билгесе булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot