Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петропавловск шәһәрендә Сабан туе ике көн дәвам итәчәк
Петропавловскида узачак Сабантуй мәйданын караганнан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бәйрәмне оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш эшен Төньяк Казахстан өлкәсе акимы урынбасары Жусуп Жумагулов һәм Васил Шәйхразыев алып бардылар.
Утырышта бәйрәмгә әзерлек барышы тикшерелде, хәл ителәсе мәсьәләләр барланды, Сабантуй программасы кабат каралды. Әзерлек план буенча бара, Сабантуй бәйрәме югары дәрәҗәдә үтәр дип көтелә. Шулай ук иминлек һәм логистика мәсьәләләре тикшерелде.
Петропавловскидагы Сабантуйда 60 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Бәйрәмдә Казахстанның 13 өлкәсеннән һәм Россиянең, Татарстаннан кала, тагын ике өлкәсе – Омск һәм Курган өлкәләреннән кунаклар катнашачак. 4 мең кеше өчен шурпа пешереләчәк.
Бәйрәм ике көн дәвам итәчәк – 25 июльдә сәнгать осталары концерты булачак: 26 июльдә Петропавловскиның үзәк мәйданында Сабантуйның төп чаралары узачак. Үзәк мәйдандагы сәхнәдә тантаналы ачылыш һәм концерт программасы булачак. Бәйсезлек стелласы янында этно-авыл урнашачак. Шаталов мәйданы балалар Сабан туеның уеннар, конкурслар һәм яшь катнашучылар өчен күңел ачу мәйданчыклары булган территориясенә әвереләчәк. Үзәк мәйданда көрәш — бәйрәмнең төп спорт символларыннан берсе булып саналган милли көрәш турниры узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз