Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петропавловск шәһәрендә Габдулла Тукай бюсты куелачак скверга Тукай исеме биреләчәк
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәре кысаларында Петропавловск шәһәрендә Сабантуйга әзерлек барышы белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация милли бәйрәм үтәчәк мәйданны карадылар. Сабантуйның биредә яшәүче татарлар өчен әһәмиятлелеге, гомумән, республика халкы өчен дуслык һәм күпмилләтле бердәмлек бәйрәме булуы билгеләнде.
Шулай ук биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты куелачак урын белән таныштылар. Бюст куелачак скверга Тукай исеме биреләчәк.
Анда Петропавловск шәһәренең мәдәният, мәгариф, спорт идарәләре җитәкчеләре, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Минзәлә районы җитәкчелеге катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз