news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургтагы «Piter.tatar» порталы шеф-редакторы: Аудитория позитив яңалык күзли

Бүген «Zoom» платформасында II Санкт-Петербург татар медиафорумы бара.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген аудитория сәясәт яңалыкларын түгел, ә позитив яңалык күзли. Бу хакта «Zoom» платформасында баручы II Санкт-Петербург татар медиафорумында «Piter.tatar» порталы шеф-редакторы һәм хуҗасы Равил Закиров хәбәр итте.

«Быел чараларның күбесе онлайн форматта үтте. Бу тренд киләчәктә дә сакланачак. Контентлар төрле пратформаларда үсә. Гаммәви мәгълүмат чаралары да социаль челтәрләрдә үз урынын булдыра. Аудитория зур күләмле язмаларны укымый. Ул порталларда сәясәт яңалыкларын түгел, ә позитив яңалык күзли», — диде.

Аның сүзләренчә, «Piter.tatar» порталында төрле яңалыклар да, шулай ук шәхесләр, оешмалар турында мәгълүматлар да бар. «Безгә дүрт меңгә якын кеше язылган. Шулай ук мобиль кушымта да булдырылды, һәм порталыбыз һәр социаль челтәрдә бар», — ди шеф-редактор.

Бу портал киңлекләрендә ноябрь аенда «Нур» — беренче татар телле газетасына багышланган конференция үткәрү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot