news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта яшәүче күренекле милләттәшебез Ринат Мәһдиевкә 50 яшь

Санкт-Петербург Татар “Нур Плюс” җәмгыяте күренекле милләттәшебез Ринат Мәһдиев юбиллена багышланган кичә әзерли

(Санкт-Петербург, 1 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург Татар “Нур Плюс” җәмгыяте күренекле милләттәшебез Ринат Мәһдиев юбиллена багышланган кичә әзерли. Ринат Мәһдиевка шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Төньяк башкала татарлары арасында ул билгеле кеше. Ринат Рәүф улы техник фәннәр кандидаты, Санкт-Петербург Мәгълүмат Технологияләре, Механика һәм Оптика Дәүләт Университеты Приборлар төзү технологиясе кафедрасы доценты (СПбГУ ИТМО) милләттәшебез.
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә оештырылган милли-мәдәни чараларда һәрвакыт актив катнаша. 2002 - 2007 елларда ул “Нур-Свет”, аннары “Нур- Петербург” гәзитенең баш мөхәррире булды. Билгеле сәнгать белгече Сайра Вельшакова (мәрхүмә) оештырган татар җыр кичәләрен Ринат Мәһдиев милләттәшебез Җәмил Гыйниятуллов белән бергә матди яктан тәэмин итеп килде. 2007 елда Ринат әфәнде Татар “Нур Плюс” җәмгыяте рәисе итеп сайланды. Әлеге җәмгыять халык арасында мәдәни - агарту эшләре алып бара. Туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклау максатында китапханәләр һәм күргәзмә заллары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. “Нур Плюс” Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте составында исәпләнә. Ринат Мәһдиев Санкт-Петербургның 300 һәм Казанның 1000 еллыгы юбилей медальләре һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” билгесе белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100