news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта яшәүче абруйлы милләттәшебез юбилеен билгеләде

Әнвәр Сәетбагинның юбилее уңаеннан А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда зур кичә оештырылды

(Санкт-Петербург, 2 февраль, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Шушы көннәрдә Петербургта яшәүче милләттәшебез Әнвәр Сәетбагинга 60 яшь тулды. Әнвәр Ризван улы төньяк башкалада билгеле һәм абруйлы шәхес. Ул РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты, Дуслык, Почет орденнары, Санкт - Петербургның -300, Казанның - 1000 еллык истәлек медальләре, РФ Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта шәһәрнең ике зур - А.М. Горький исемендәге һәм Выборг мәдәният сарайларына житәкчелек итә.

Әнвәр Сәетбагинның юбилее уңаеннан А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда зур кичә оештырылды. Кичәнең тәүге өлешендә Әнвәр әфәнденең тормыш һәм хезмәт юлына багышланган кино күрсәтелде. Анда Ольга Аросева, Михаил Державин, Олег Басиашвили, Юрий Гальцев, Нина Усатова, Александр Панкратов- Черный кебек билгеле артистлар иҗат күтәрелешләрендә Сәетбагин ярдәмен тоюлары хакында җылылык белән искә алды.

Шәһәрнең иң эре В.П. Капранов исемендәге мәдәният сараена җитәкчелек иткәнгә кадәр Сәетбагин Ленинград өлкәсендәге "мәдәният учакларында" чыныгу ала. Шушы елларда татар-башкорт "Чишмә" җәмгыятен оештыра. 1995 елда барлыкка килгән бу оешма күп матур эшләре белән таныла. 2007 елда ул татар җәмгыяте генә булып калды. Югары профсоюз мәктәбендә белем алган Әнвәр әфәнде халык белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен белә. Шунлыктан ул озак еллар мәдәният өлкәсендә танылу алды. Аны шәһәр хакимияте дә, ул эшләгән Киров районы җитәкчелеге дә ихтирам итә. Омск татарын юбилее белән котларга шәһәрнең Законнар чыгару палатасыннан да, район хакимиятеннән дә, төбәкара профсоюз федерациясеннән дә вәкилләр килгән иде.

Татарстан Республикасы халкы һәм җитәкчелеге исеменнән юбилярны ТР Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко һәм шәһәр хакимияте каршындагы мәдәният комитеты исеменнән Бөтендөнья Татар конгрессы әгъзасы Шамил Акбулатов тәбрикләде. Мөфти Җәфар Пончаевның котлавы да ихлас һәм изге теләкләргә корылган иде.

Котлауларга концерт ялганды. Аны Татарстанның халык, РФ атказанган артисты Альберт Әсәдуллин ачты. Ул үз репертуарыннан "Как молоды мы были" һәм "Дорога без конца" әсәрләрен башкарды. Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова опералардан арияләр ишеттерде. Тамашачы инде туган телдә бер чыгыш та ишетәлмәбез микәнни, дип күңелсезләнгән генә иде. Казан дәүләт консерваториясендә белем алучы Бүздәк егете Филюс Каһиров баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин сыздырган көйләргә кушылып "Сандугач"ны һәм "Күңелдә яз иде" җырларын искиткеч моңлы тавыш белән йөрәкләргә салды. Тамашачы да алкышларны җәлләмәде. Татар телен, моңын аңлаганнар бу кичтә тагын бер матур "бүләк" алды. А.М. Горький исемендәге мәдәният сарае каршындагы "Атаман" казак ансамбле халкыбызның "Күбәләген" саф татарча җырлап-биеп ишеттерде. Шушы чыгышны экранда уйнап чапкан төрле яхшы токымлы атлар бизәде. Билгеле җырчы Сергей Захаровны да, "Дебют" балалар ансамбле чыгышын да тамашачы искиткеч җылы кабул итте. Әнвәр Сәетбагин бу кичәдә чәчәкләргә күмелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100